- РУС
- ТАТ
(нем. Investition, лат. investio – киендерәм), ил эчендә яки чит илдәге төрле тармак предприятие ләре икътисадына озак срокка капитал, кыйммәтле кәгазьләр, эшмәкәрлек проектлары, ягъни күпмедер вакыттан соң табыш китерүне тәэмин итә торган социалистик-икътисади программалар, инновацион проектлар салу
Инвестицияләрнең: дәүләт бюджеты һ.б. дәүләт финанс чыганакларыннан; шәхси, корпоратив предприятие ләр һәм оешмалар, гражданнардан; чит ил инвесторлары, дәүләтләр, чит ил банклары, компанияләре эшмәкәрләреннән кертелгән акчалардан барлыкка килә торган төрләре бар. Шәхси һәм дәүләт инвестицияләрен юнәлешләре, максатлары һәм финанслау чыганаклары буенча аерып йөртәләр. Җитештерү өлкәсендәге инвестицияләр яңа төзелешләргә, гамәлдәге предприятие ләрне реконструкцияләүгә, киңәйтүгә һәм аларны яңа җиһазлар белән тәэмин итүгә, ә интеллектуаль инвестицияләр белгечләр әзерләүгә, тәҗрибә үткәрүгә, фәнни эшләр алып баруга юнәлтелә. Шәхси инвестицияләр халык хуҗалыгының күбрәк табыш бирә торган тармакларына, дәүләт инвестицияләре исә капитал әйләнеше сүлпән барган, аз табышлы тармакларга, инфраструктурага җибәрелә.
Капиталның урнаштырылуына карап, инвестицияләр реаль, интеллектуаль һәм финанс төрләренә бүленә. Реаль инвестицияләр – яңа капиталь байлыклар, ягъни компаниянең нинди дә булса матди яктан сизелерлек реаль активын (җир, корылмалар һ.б.) яки шәхси мөлкәт (алтын әйберләр, антиквариат, сәнгать әсәрләре һ.б.) булдыру өчен капитал салудан гыйбарәт. Финанс инвестицияләр – бу очракта капитал корпорацияләргә яки дәүләт тарафыннан чыгарылган акцияләргә, облигацияләргә һ.б. кыйммәтле кәгазьләргә салына.
Турыдан-туры һәм читләтелгән инвестицияләрдә була. Турыдан-туры инвестицияләр – инвесторга кыйммәтле кәгазьләрне яки мал-мөлкәтне турыдан-туры милек итеп алу хокукы бирә торган төре. Читләтелгән (портфельдәге) инвестицияләр – эмитент-компания белән идарә итү хокукы бирми, алар табыш алу өчен салынган кыйммәтле кәгазьләр яки мөлкәти кыйммәтләрдән гыйбарәт.
Инвестицияләр тәвәккәллек дәрәҗәсенә карап та бүленә. Тәвәккәллек дәрәҗәсе түбән булган инвестицияләр алдан ук фаразланган табыш алуның хәвефсез чарасы булып санала. Инвестицияләрнең югары тәвәккәллелеге спекуляциягә нигезләнә: алар буенча югары табыш алырга да мөмкин.
Гамәлгә куелуына карап, инвестицияләр кыска һәм озак вакытлыга бүленә. Кыска сроклы инвестицияләр бер елга, озак сроклы инвестицияләр бер елдан артык яки чикләнмәгән вакытка исәпләнә.
Инвестицияләр өчен шәхси, бурычка алынган, читтән җәлеп ителгән акчалар да тотылуы ихтимал. Дәүләт икътисадның мөһим юнәлешләренә инвестицияләрне арттыру өчен өстенлекле шартлар тудыра. Андыйлар рәтенә ТРда предприятие ләрнең төрле дәрәҗәдәге бюджетларга булган бурычларын реструктуризацияләү, дәүләт заказын бүлү, салым салуны оптимальләштерү, продукция җитештерүдә көндәшлеккә сәләтле яңа технологияләр сатып алуны стимуллаштыру, авыл хуҗалыгын дотацияләү һ.б., шулай ук республика икътисады өчен аеруча әһәмиятле предприятие ләргә бюджеттан турыдан-туры акча бүлеп бирү дә керә.
2007 елда Татарстанда икътисадны үстерү һәм социаль сфераның төп капиталына 210,1 млрд сумлык инвестицияләр юнәлтелгән. 2007 елда эре һәм урта оешмаларның, предприятие ләрнең төп капиталына кертелгән инвестицияләрнең төп чыганагы – шәхси кертемнәр – алар барлык инвестицияләрнең 49,9% ын тәшкил итә, шул исәптән 24,4%ы табыштан, калганы амортизациягә чигерүләрдән кергән. Бюджеттан юнәлтелгән инвестицияләрләрнең өлеше – 13,4%, банклардан кредитка алынган ресурслар өлеше 19,1% тәшкил иткән.
Портфель приватизации и инвестирования. М., 1992;
Инвестиционно-финансовый портфель. М., 1993;
Финансовый менеджмент. М., 1998;
Шарп У.Ф., Александер Г.Д., Бэйли Д.В. Инвестиции. М., 1999;
Инвестиционные возможности РТ // Рынок ценных бумаг. К., 2000.
Автор — О.В.Андреева
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.