- РУС
- ТАТ
(ИХК), номиналь бәясе күрсәтелгән дәүләт таныклыгы
Дәүләт һәм коммуналь мөлкәтне хосусыйлаштыру процессында, ТРның 1993 елның 1 август «Татарстан Республикасында исемле хосусыйлаштыру счётлары (кертемнәре) турында»гы Законына туры китереп, бүленә торган дәүләт һәм коммуналь милекләр өлешенә ия булу хокукын билгеләү максаты белән кертелә.
ИХКнең номиналь бәясе ТРның бер гражданына 30 мең сум күләмендә (1993 елның 1 гыйнвары бәяләрендә) билгеләнә. ТРның «Татарстан» саклык банкларында һәр гражданга исемле хосусыйлаштыру счёты ачыла. ИХКн аукционда сатарга, махсуслашкан инвестиция фондлары чеклары («Образование»— «Мәгариф», «Доверие»—«Ышаныч», «Золотой колос»—«Алтын башак», «Финансист», «Национальный инвестиционный фонд РТ»— «ТРның милли инвестиция фонды» һ.б.) аша хосусыйлаштырылган предприятиеләрнең исемле акцияләренә алыштырырга рөхсәт ителә. Әмма инфляция (нигездә 1993 һәм 1998 елларда) шартларында күп тапкырлар кертемнәрнең бәяләре төшү һәм индексацияләнмәве сәбәпле, аларның гамәли әһәмияте юкка чыга.
Приватизация: Основные Законы и положения РТ. К., 1993. Вып. 4-5.
Автор — Ф.С.Зыятдинов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.