Эчтәлек

Салымның декларация ысулы (салым декларациясе) шәхси керемнәр үсүгә бәйле рәвештә кулланыла башлый. Салым декларациясе салым күләмнәрен билгеләү өчен гражданнарның керемнәре күләмен һәм башка мәҗбүри түләүләр алу һәм түләү срокларын билгеләүче төп финанс документларыннан берсе булып тора.

Салым декларациясендә күрсәтелергә тиешле керемнәр составына төп эш (уку) урынында алган керемнәр; фән, әдәбият һәм сәнгать әсәрләрен иҗат иткән, бастырып чыгарган, башкарган һәм башкача файдаланган өчен авторлык түләүләре, шулай ук ачышлар, уйлап табулар өчен түләүләр рәвешендә ала торган суммалар; чит дәүләтләрдән яисә чит дәүләтләрдә эшмәкәрлек белән шөгыльләнүдән алынган керемнәр керә.

Салым декларациясе һәм гамәлдәге салым нормалары нигезендә түләнергә тиешле салым күләменә контроль тормышка ашырыла.

Салым декларациясе билгеләнгән формадагы бланкларда салым түләүче исәптә торган салым органына тапшырыла.

2001 елдан башлап, төрле чыганаклардан керемнәр алучы (күпме булуына карамастан), эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче һәм башка керемнәре булган гражданнар, календарь ел тәмамлануга, даими яшәү урыннарындагы салым органнарына салым чоры дәвамында фактта алган керемнәре һәм шул керемнәрне алуга тоткан чыгымнары турында декларация тапшырырга бурычлы.

Узган календарь елда төп эш (уку) урынында хезмәт вазифаларын башкарудан гына керем алган физик затлар, хәтта ел дәвамында төп эш урыннарын алыштырсалар да, керемнәре турында декларация тапшырмыйлар.

Әдәбият

Финансово-кредитный словарь. М., 1986. Т. 2; 

Экономика, право, финансы: Бюджет государства и информационные технологии. Термины и определения. М., 1995; 

Черник Д.Г., Починок А.П., Морозов В.П. Основы налоговой системы. М., 1998.                

Автор –  Н.З.Капкаева