Эчтәлек

1973 елда Йортлар төзү комбинаты буларак оештырыла, аңа күзәнәкле бетон, эре панельле йортлар төзү заводлары, 8 төзелеш-монтаж идарәсе, җитештерү-технология комплектацияләре идарәсе керә.

Предприятиенең җитештерү көче елына 100 блок-секция модификациясе әзерләүгә һәм алардан гомуми мәйданы 400 мең м2   кадәр булган 5, 9, 10, 12, 16 катлы торак йортлар төзүгә исәпләнгән була.

Эшләүчеләрнең иң күп саны 6500 гә кадәр җитә (1985).

1989 елда предприятие "Камгэсэнергострой" ҖБ составындагы "Челныгорстрой" проектлау-төзелеш берләшмәсе итеп үзгәртелә һәм Чаллы шәһәрендә панель торак йортлар төзү буенча махсуслашкан генераль подрядчик булып эшли башлый. Панель йортлар төзү белән бергә биек җыелма-монолит корылмалар, кирпеч-җыелма торак йортлар төзүне гамәлгә ашыра.

1993 елдан Акционерлык җәмгыяте, 2005 елдан Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Эшләүчеләр саны 100 кешедән артык тәшкил итә (2014).

Төзелгән әһәмиятле объектлар арасында  25 катлы торак йорт, 24 катлы кунакханә (планда түгәрәк), "Жемчужина" профилакториясе, "Төзүче" мәдәният йорты, спорт комплексы, мәктәпләр, балалар бакчалары, дини корылмалар, 44 нче микрорайонда тыгыз төзелешле аз катлы йортлар комплексы,  шулай ук Алабуга, Чистай шәһәрләрендә, республика районнарында, Агыйдел шәһәр тибындагы поселогында (Башкортостан Республикасы) торак йортлар бар.

"Челныгорстрой" эшчеләре арасында хөкүмәт бүләкләренә лаек булучылар бар, шул исәптән 1 кеше Социалистик Хезмәт Герое, 2 кеше РСФСР, РФ Министрлар Советы премияләре лауреатлары; 27 кеше РСФСР, РФ, ТАССР ның атказанган төзүчесе; 3 кеше – Ленин ордены,  4 кеше – Октябрь Революциясе, 51 кеше – Хезмәт Кызыл Байрагы, 20 кеше Халыклар дуслыгы орденнары белән бүләкләнә, 92 кеше "Почет билгесе" исеменә лаек була.

Предприятие җитәкчеләре: М.Ш.Бибишев (1973–1994), И.А.Галиев (1994–2001), Ф.М.Шакиров (2001 елдан).

Әдәбият

Абдрахманов Н.Х. Точка отсчёта. ДСК — 15 лет. Наб. Челны, 1988; 

Чаллы-йорт. Память пламенных лет. Наб. Челны, 1998; 

Бибишев М.Ш. Где же истина? Наб. Челны, 2002; 

его же. Из опыта большого строительства // Река Кама: её роль в природе Волжско-Уральского региона и в истории его освоения: Материалы 4 региональной научно-практ. конф. Наб. Челны, 2005. Сб. №3.

Автор  — Г.Я.Мәүлетова