1991 елда Казанда оеша. 2006 елдан хәзерге исемдә.

2007 елнең 1 гыйнварына устав капиталы 1001781,1 мең сум тәшкил итә, ТРның иң эре банклары бишлегенә һәм 150 иң эре Россия банкы рәтенә керә. Банкның төп акционеры – Казахстанның иң зур банкларыннан саналучы «Туран Алем банкы», аңа акцияләрнең 47,3 %ы туры килә. Акционерлары булып Голландия Үсеш банкы, Швед инвестиция төркеме, Халыкара финанс корпорациясе, Европа реконструкция һәм үсеш банкы торган «Туран Алем банкы» ачык акционерлык җәмгыятенең банк капиталында катнашуы аңа ТР икътисадының реаль секторын тагын да активрак кредитларга, эре инвестиция проектларын финансларга мөмкинлек бирә.

ТРда 7 өстәмә офисы эшли (Казанда, Чаллыда, Түбән Камада), алар юридик һәм физик затлар өчен һәртөрле банк хезмәте күрсәтә, пластик карталар белән исәп-хисап алып бара, валюта исәпләүләрендә документлар белән операцияләр үткәрә.

Автор – Ф.С.Зыятдинов