Эчтәлек

1910 елда Рус-Кытай һәм Төньяк банклары кушылудан барлыкка килә.

1914 елга банкның үз капиталы – 78 миллион сум, төп пассивлары – 629 миллион сум, төп активлары 672 миллион сум тәшкил итә.

Банк, нигездә, хәрби, нефть һәм тәмәке сәнәгатен финанслый.

102 филиалы (шул исәптән Казанда да) була. Казан бүлегенең 1912 елгы капитал әйләнеше 4,8 миллион сум чамасы исәпләнә.

1917 елда национализацияләнә.

Әдәбият

Бовыкин В.И., Петров Ю.А. Коммерческие банки Российской империи. М., 1994.