Акцизлы товар җитештерә һәм хезмәт күрсәтә торган предприятиеләр акциз җыючылар булса, товар яки хезмәт күрсәткән өчен исәп-хисап ясаучылар – кулланучылар – аны түләүчеләр. Акциз төбәк һәм җирле бюджетларның керемнәрен көйләү чыганагы булып тора, ләкин ул сатып алучыларның реаль керемнәренең кимүенә китерә.

2000 елда акциз өлеше федераль бюджет керемнәрендә – 15%, салым түләвендә – 17,8% иде; Татарстанда тиңдәшле рәвештә 13,7% һәм 28,8% тәшкил итә.

Революциягә кадәрге Россиядә акцизлар дәүләтнең төп керем чыганагы була. Мәсәлән, 1901 елда акцизлар дәүләт кеременең 60,8% ын тәэмин иткән. Акциз салымы иң кирәкле әйберләргә (тоз, шикәр, шырпы, чәй һ.б.ш.), шулай ук киң куллану товарларына (аракы, тәмәке, сыра салаты һ.б.) салына. Акцизлы товарлар саны туктаусыз артып, салым күләме даими күтәрелеп тора.

Октябрь революциясеннән соң дәүләт керемендә акцизлар өлеше бик нык кими. 1930 елдагы салым реформасы нәтиҗәсендә акцизлар тулысынча бетерелә.

РФнең салым реформасы нәтиҗәсендә 1992 елның 1 гыйнварыннан акцизлар яңадан кертелә. Акцизлы товарлар җитештерә һәм аларны сату-урнаштыруны гамәлгә ашыра торган оешмалар, 1997 елдан эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче юридик зат булмаган һәм РФ таможня чигеннән чыгарылучы товар өчен салым түләргә тиешле гражданнар да бюджетка акциз түләүчеләр булып торалар.

РФдә этил спиртына, спиртлы эчемлекләргә, башка спиртлы продукциягә, сыра, тәмәке продукциясенә, автомобиль бензины, дизель ягулыгы, җиңел автомобиль һәм мотоциклларга, дизельле һәм карбюраторлы двигательләр өчен мотор маена, турыдан-туры куылган бензинга акциз салымы салына. Акциз алына торган товарлар исемлеге һәм аларның күләме дәүләт тарафыннан билгеләнә һәм РФнең барлык территориясендә бердәм булып санала.

ТР Югары Советы карары нигезендә 1993 елдан өстәмә рәвештә республикада җитештерелә торган полиэтилен, йөк автомобильләре, автомобиль двигательләре, шулай ук автомобильләр җыю заводларына җибәрелә торган шиннарга акциз салына. Моннан башка, халыкны адреслы социаль яклауга юнәлтелгән бюджеттан тыш фондка күчерелә торган акциз салымы «Кварт» акционерлык җәмгыятенең резин-техник эшләнмәләренә, «Руда булмаган материаллар» җитештерү берләшмәсе чыгара торган ком, гравий, вакланган ташка, «Восток» заводы сәгатьләренә, гипс ташына, югары басымлы полиэтиленга салына. Алар РФ субъектлары һәм федераль закон актларын тәңгәлләштерү тәмамланганчы гамәлдә була.

Акциз салымы нормаларын үлчәү берәмлеге буларак процентлар яки сумнар алына.

Чыганаклар

Об акцизах: Закон РФ от 6 декабря 1991 г. № 1993-1 // Ведомости съезда народных депутатов РСФСР и Верховного Совета РСФСР. 1991. № 52. Ст. 1872.

Налоговый кодекс РФ. М., 2006. Ч. 2.

Әдәбият

Черник Д.Г., Починок А.П., Морозов В.П. Основы налоговой системы. М., 1998.

Финансово-кредитный словарь. М., 1984. Т. 1.

Экономика, право, финансы. Термины и определения: словарь-справочник для сотрудников госналогслужбы и налоговой полиции. М., 1995.

Панеков В.Г. Налоги и налогообложение в Российской Федерации. М., 2004.

Авторы – Н.З.Капкаева