Тарихы

Россиядәге беренче акционерлык җәмгыяте (АҖ) «Россиянең Константинопольдәге сәүдә итү компаниясе» 1757 елда барлыкка килә.

1861 елда 120 АҖ эшли. Алар, нигездә, чит ил капиталын җәлеп итү өчен һәм аның шактый катнашуында оеша. АҖ иң элек тимер юл транспорты һәм кредит өлкәсе предприятиеләрендә, соңрак, авыл хуҗалыгыннан тыш, һәр тармактагы эре предприятиедә өстенлекле форма булып әверелә.

1925 ел башына Россиядә 161 АҖ исәпләнә, шуларның 61е – дәүләтнеке, 64е – катнаш, 34е – хосусый, 2се – кооператив. Ул чорда Казанда һәм губернада эре предприятиеләр акционерлашу принциплары нигезендә ширкәтләр тибында оештырыла (бертуган Крестовниковларның «Шәм-стеарин, сабын кайнату, гөлсирин җитештерү химия заводы» ширкәте, бертуган И.Д. һәм Н.Д. Родыгиннарның киез итек җитештерү ширкәте һ.б.).

1917 елдан соң аларның барысы да мәҗбүри рәвештә тартып алына. 1930 елларда күпчелек АҖләр трестлар, торглар һ.б. төр дәүләт милке итеп үзгәртелә.

1990 елларда, милекне дәүләт карамагыннан чыгару барышында, АҖләр яңадан оештырыла башлый.

Идарә

Устав АҖне оештыру документы булып санала. Анда җәмгыятьнең максаты, капитал күләме, идарә итү тәртибе, җитәкче органнар структурасы билгеләнә.

АҖнең устав капиталы акционерлар тарафыннан сатып алынган җәмгыять акцияләренең номиналь бәясеннән чыгып туплана.

АҖнең иң югары идарә итү органы – акционерларның гомуми җыелышы, ул, кагыйдә буларак, елга бер мәртәбә чакырыла.

АҖ ачык яки ябык була. Ачык АҖ акционерлары үз карамакларындагы акцияләрне җәмгыятьнең бүтән акционерлары ризалыгыннан башка да читкә сатарга мөмкин. Андый җәмгыять үзе чыгара торган акцияләрен сатарга һәм аларга ачык подписка уздырырга хокуклы. Ачык АҖ еллык исәп-хисапны, бухгалтерия балансын һәр ел саен игълан итәргә тиеш.

Акцияләре алдан мәгълүм затлар – оештыручылар арасында гына тарала торган җәмгыять ябык АҖ дип атала.

Татарстанда үсеше

Татарстанда икътисади реформа елларында АҖләр төрле җитештерү берләшмәләре, завод, фабрика, колхоз, совхозлар җирлегендә оеша. Шулардан иң эре җитештерү берләшмәләре: «Татнефть», «КамАЗ», «Түбәнкаманефтьхим», «Түбәнкамашин», «Оргсинтез», Казан авиация моторлары төзү заводы.

«Ак барс», «Аверс», «Заречье», «Экобанк», «Энергобанк» һ.б. акционерлык коммерция банклары оештырыла.

Хосусыйлаштыру барышында эре предприятие һәм берләшмәләр акцияләренең контроль пакеты (51%) ТРда дәүләт милке итеп беркетелә. Хакимиятнең башкарма идарәләре андый акцияләрнең бер өлешен предприятиенең ышанычлы идарә җитәкчелегенә яки башка органнарга, инвестиция компанияләренә һ.б. тапшырырга мөмкин.

Автор – Р.А.Борһанова