- РУС
- ТАТ
Мәкаләдә филология фәннәре кандидаты, әдәбият белгече-медиевист Ф.К.Фәтхтдинов тарафыннан төзелгән "Өмми Камал китабы"ның яңа басмасы анализлана. Өмми Камалның шәхесе һәм иҗаты кебек проблемалар, аларга карата фәнни мөнәсәбәт, Өмми Камал шигъриятенең фәлсәфи-этик нигезләре, шагыйрьнең фәлсәфи карашларының сәнгати-эстетик гәүдәләнеше җентекләп яктыртыла.
Сылтама ясау өчен: Исламов Р.Ф., Габдулхакова Г.М. «Өмми Камал китабы»ның яңа басмасы // Научный Татарстан. 2023. №3. С.76–82.
Авторлар турында: Рамил Фәнәви улы Исламов, филология фәннәре докторы, баш фәнни хезмәткәр, Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты, е-mail: usman.58@mail.ru;
Гөлшат Мансур кызы Габделхакова, фәнни хезмәткәр, Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты, е-mail: sofa-hakova69@mail.ru
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.