2022 елның 21 маенда Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми дәүләт дине буларак ислам кабул итүгә 1100 ел тулу федераль дәрәҗәдә билгеләп үтелде. Ул әлеге тарихи вакыйганың Идел буе болгарлары нәселе, һәм территориясендә Идел буе Болгар дәүләтенең этносәяси "үзәге" урнашкан Татарстан өчен генә түгел, ә бәлки барлык Россия мөселманнары һәм гомумән илебез тарихы өчен дә мөһимлеген ассызыклый.

922 ел вакыйгасы борынгы болгарларның һәм Урта Идел буе болгарларының аерым сәяси, социаль-икътисади һәм мәдәни дәрәҗәгә ирешүгә чаклы күп гасырлык тарихи үсеш нәтиҗәсе була, мәҗүсилектән бер аллалыкка гади генә күчү түгел, ә гомумән аларның җәмгыятенең варварлыктан цивилизациягә сыйфатлы үзгәреш этабын символлаштыра. Бу процесста исламны рәсми кабул итүне башлап җибәрүче борынгы болгарларның дини карашлары тарихы аеруча әһәмиятле.

Мәкаләдә беренче тапкыр болгарларның исламга килүенең озак процессы (аларның дөньяга мәҗүсилек карашларыннан һәм табынуларыннан, монотеистик диннәр белән элемтәләрдән башлап) һәм аның нәтиҗәләре комплекслы өйрәнелә. Авторлар исламга күчү иҗтимагый үсеш, болгарларның дини карашларының эволюциясе, тәңречелек тәҗрибәсе һәм христианлык белән таныш булулары, Гарәп хәлифәлеге белән элемтәләре, Урта Азия халыклары белән тыгыз сәүдә һәм мәдәни элемтәләре, җәмгыять тормышының барлык өлкәләре өчен исламның файдасын аңлау, беренче чиратта тупланып ныгу факторы буларак, Багдад хәлифәлеге кебек көчле созникка ия булу мөмкинлеге белән тарихи бәйләнгән дигән нәтиҗәгә киләләр.

Сылтама ясау өчен: Хамидуллин Б.Л., Белов С.Г. Эволюция религиозных представлений древних болгар и принятие ислама в 922 г. в Волжской Болгарии// Научный Татарстан. 2023. №2. С.5–19.

Мәкаләне йөкләп алу

Авторлар турында: Булат Лирон улы Хәмидуллин, тарих фәннәре кандидаты, Татарстан Фәннәр академиясе Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының Татар диаспорасын өйрәнү үзәге җитәкчесе, e-mail: bulat.antat@mail.ru;

Сергей Геннадьевич Белов, өлкән фәнни хезмәткәр, Россия Фәннәр академиясенең Казан гыйльми үзәге, e-mail: sgb‑79@mail.ru