Урта Идел буена күченгән болгар-күчмәләрнең тулысынча утрак тормышка тәмам күчү вакыты итеп гадәттә IX–X йөзләр чиге санала, ул вакытта аларда дәүләт төзелә, шәһәрләр һәм авыллар барлыкка килә, акча сугу башлана.

Күптән түгел яңа концепция барлыкка килә, аның авторлары (Е.П.Казаков, К.А.Руденко, Е.А.Беговатов) болгарларның стационар торулыклары барлыкка килүне бары тик өченче чиреккә – X йөз ахырына кертәләр, Идел буендагы борынгы Болгарны күчмә дәүләт итеп саныйлар.

Мәкаләдә VIII йөздә үк инде болгарларның утраклыкка күчеше башлануы турында сөйләүче язма, археологик һәм нумизматик чыганаклар мәгълүматлары китерелә. Автор фикеренчә, Болгар, Суар, Биләр (Бөек шәһәр) шәһәрләренең, шулай ук X йөзнең беренче чирегендә сәүдә-һөнәрчелек торулыкларының нигезләнү вакыты археология материаллары белән раслана.

Сылтама ясау өчен: Хузин Ф.Ш. К вопросу о времени возникновения оседлости у волжских булгар // Научный Татарстан. 2010. №4. С.114–126.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Фаяз Шәрип улы Хуҗин, тарих фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясе мөхбир әгъзасы.