Мәкаләдә гарәп чыганакларының йогынтысы турында мәсьәлә тикшерелә, ә төгәлрәк, күренекле гарәп телле экзегет Ибне Джарир әт-Табариның (X йөз) "Тафсир" ("Коръәнгә аңлатма") һәм "Тарих" ("Тарихлар") хезмәтләренең урта гасырлар татар әдәбияты ядкәре – Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" (XII йөз) әсәренә йогынтысы өйрәнелә.

Йосыф һәм Зөләйханың очрашу сюжетының Коръәнгә борынгы аңлатмаларда ук инде образлы нигезе булган. Шуңа бәйле рәвештә мәкаләдә сюжет сызыгының гомумилеге анализлана, шулай ук Кол Галинең мөселман Көнчыгыш илләрендә киң таралган күчмә сюжетның үсешенә керткән мөстәкыйль иҗади өлеше турында сөйләнә.

Сылтама ясау өчен: Ахунов А.М. Трактовка коранических образов в поэме «Кысса-и Йусуф» Кул Гали // Научный Татарстан. 2009. №4. С.39–45.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Азат Марс улы Ахунов, филология фәннәре кандидаты, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фән буенча директор урынбасары.