Мәкаләдә Пермьнең Урал алды зур археология комплексын – Рождественск археология комплексын өйрәнүнең төп нәтиҗәләре тасвирлана. Комплекс ике шәһәрлек һәм ике каберлекне – берсе мәҗүси, икенчесе – мөселман каберлеген үз эченә ала. Истәлек X–XIV йөзләргә карый һәм көнчыгыш язма чыганаклар буенча билгеле булган Афкул шәһәренә нисбәтле.

Комплекста тораклар, җитештерү корылмалары (шул исәптән, болгар чүлмәк яндыру учаклары) ачыклана. Казу эшләре материаллары әлеге пунктның халыкара урта гасырлар сәүдә системасында әһәмиятле роле турында күрсәтә.

Сылтама ясау өчен: Белавин А.М., Крыласова Н.Б. Основные итоги изучения Рождественского археологического комплекса (город Афкула) в Пермском крае // Научный Татарстан. 2009. №2. С.6–20.

Мәкаләне йөкләп алу

Авторлар турында: Андрей Михайлович Белавин, тарих фәннәре докторы, профессор; Наталья Борисовна Крыласова, тарих фәннәре докторы, профессор.