Мәкалә АКШ, Бөекбритания һәм фәнни текстларын инглиз телендә бастыручы башка илләрдә татар ханлыкларының берсе – Касыйм ханлыгы тарихын өйрәнүгә багышлана.

Ул ханлык Монгол империясе һәм Алтын Урда таркалу нәтиҗәсендә Көнбатыш (Кыпчак) даласы территориясендә барлыкка килгән дәүләтләрнең берсе була. Касыйм ханлыгы үзенең территориясе зур булмауга карамастан, ул Мәскәү дәүләтенең (Россиянең) Казан ханлыгы һәм Кырым ханлыгы кебек дала ханлыклары белән үзара мөнәсәбәтләрендә әһәмиятле роль уйный.

Касыйм ханлыгы тарихы буенча элек язылган хезмәтләр хәзерге вакытка искергәннәр, аларны яңадан тикшерү кирәк. Англия-Америка историографиясе рус-татар мөнәсәбәтләрен өйрәнүнең мөһим өлеше булып тора. Мәкалә аны анализлауга багышлана.

Сылтама ясау өчен: Рахимзянов Б.Р. Касимовское ханство в англо-американской исторической мысли // Научный Татарстан. 2009. №4. С.191–198.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Булат Раим улы Рәхимҗанов, тарих фәннәре кандидаты.