Мәкаләдә Абашево, Атликасино һәм Баланово культураларының хронологик бәйләнеше проблемасы тикшерелә. Югарыда күрсәтелгән культураларның аерым бер охшашлыгына карата берничә дәлил китерелә. Әлеге дәлилләр җирләү йоласына, керамика орнаментлауга һәм башка артефактларга кагыла.

Тикшерелә торган культураларның аерым бәйләнешләре урман-дала культуралары өчен билгеләнә: Катакомб, Дон-Идел Абашево культуралары. Гомумән Абашево, Атликасино һәм Баланово культуралары бәйләнешләренең ихтималлыгы безнең эрага кадәр II меңенченең беренче чирегенә туры килергә мөмкин.

Сылтама ясау өчен: Большов С.В. Хронологическое соотношение абашевской, атликасинской и балановской культур // Научный Татарстан. 2009. №2. С.21–26.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Сергей Владимирович Большов, тарих фәннәре кандидаты.