Биографиясе

1931 елның 1 гыйнварында Урта Идел крае, Ульянов өлкәсенең Богдашкино районы Елховой Күле авылында туа.

1955 елда Казан авиация институтын тәмамлаганнан соң, оборона предприятиесендә эшли.

1960–1961 елларда Казан химия-технология институтында.

1961 елдан Казан техник университетында.

Хезмәтләре самолёт канаты аэродинамикасына карый. Ногманов канат профилен ягалап агуны һәм кысылмаучан идеаль агымның канатның азаккы җәемен ягалап агуын исәпләүнең санлы алымнарын, шулай ук һаваның кысылучанлыгы һәм үзлелеге исәпкә алынган алымнарны тәкъдим итә.

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре                                  

Определение коэффициента коррекции давления при расчёте обтекания профиля // Изв. вузов. Авиац. техника. 1998. № 2;

О методе Галёркина для решения краевой задачи аэродинамики // Инженерно-физ. журн. 1998. № 5;

Численный метод расчёта обтекания профиля вблизи экрана // Изв. вузов. Авиац. техника. 1999. № 3 (автордаш).