Татар фольклорының бай афористик фонды бик борынгы заманда формалаша башлый, һәм күп гасырлар дәвамында – хәзерге төрки телләр формалашканга кадәр – ул процесс гомумтөрки фольклор мохите эчендә бара. Бик күп борынгы язма истәлекләрдә мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар һәм әйтемнәрнең башка төрләре теркәлгән, алар афористик жанрларның килеп чыгышын һәм үсешен өйрәнүдә төпле ярдәм итәләр.

Х.Ш.Мәхмүтов мәкаләсендә Орхон рун ядкәрләреннән (VIII йөз) әйтемнәр төгәл анализлана, аларны хәзерге татар мәкальләре белән чагыштыру уздырыла, чагыштырганда аларның текстуаль һәм семантик охшашлыклары  күренә, ә кайвакыт тулы тәңгәллекләре беленә. Автор шундый ук күренеш башка ядкәрләргә дә хас дип ассызыклый: Мәхмүд Кашгариның "Диване лөгатет-төрк" сүзлеге (XI йөз), "Кодекс куманикус" (1303 ел) һ.б. VIII–XIV йөзләр язма чыганакларында автор тарафыннан якынча 400 хикмәтле сүз табыла, аларның яртысыннан артыгының тиңдәшләре яки татар фольклорының хәзерге репертуарында охшаш вариантлары бар. Татар әйтемнәренең күп өлеше гомумтөрки фольклор мирасыннан алынган һәм безнең көннәргә кадәр сакланган дигән нәтиҗә ясала.

Сылтама ясау өчен: Махмутов Х.Ш. Древние пласты татарских паремий // Научный Татарстан. 2009. №4. С.88–92.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Хуҗиәхмәт Шаһиәхмәт улы Мәхмүтов, филология фәннәре докторы, профессор.