Мәкаләдә илебез сәхнә сәнгате эшчәнлегенә кыскача анализ бирелә һәм аның халык алдындагы беренче чыгышларыннан безнең көннәргә кадәр иҗат үсеше эзлекле рәвештә өйрәнелә. Дәүләт идарәсе формалары һәм иҗтимагый мөнәсәбәтләр үзгәрү белән театр төрле чорларда уңышлар һәм уңышсызлыклар кичерә. Ләкин ул беркайчанда бер урында гына тормый. Аның иҗат потенциалы ниндидер яңалык булдыруга рухландырып аны алга алып бара.

Халкыбыз татар театрының һәрвакыт демократик идеяләргә хезмәт итүе, гуманистик идеалларны пропагандалавы белән горурлана ала. Сәхнәдән беркайчан да сугышка, халыкара бәрелешләргә өндәгән лозунглар яңгырамый. Көч, рәхимсезлек һәм җәбер-золым культы, шәхес иреген чикләү һәм порнография һәрвакыт тыелган була. Татар театры һәрвакыт кешеләр өчен тормыш мәктәбе була, һәм хәзер дә шундый ук булып кала.

Сылтама ясау өчен: Арсланов М.Г. Татарский театр: зарождение и развитие // Научный Татарстан. 2008. №1. С.7–13.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Мөхәммәтгали Гыйльмегали улы Арсланов, сәнгать белеме докторы, Татарстан Фәннәр академиясе мөхбир әгъзасы.