- РУС
- ТАТ
Немец классик философиясенә нигез салган Иммануил Кантның үлүенә 12 февральдә 200 ел, ә 22 апрельдә тууына 280 ел булды. Шуңа күрә 2004 ел Кант елы дип аталырга хаклы, чөнки дөнья җәмәгатьчелеге тарафыннан даһи фикер иясенең мирасына зур игътибар күрсәтелә.
Иммануил Кант (1724–1804) социаль-сәяси философ буларак аз билгеле. Чынында, аның үз алдына куйган максаты күп гасырлар дәвамында зур игътибар җәлеп итә. Кенигсберг фикер иясе сугышларны бетерү һәм җир йөзендә мәңгелек тынычлык урнаштыру юлларын һәм чараларын күрсәтергә тырышып карый. Ул бөек әхлак законын тайпылусыз саклау дөреслеккә китерә дип чын күңелдән һәм бик нык ышана, аны катгый таләп дип атый: "Гомуми закон булып урнашсын өчен бары тик төп әхлак кагыйдасенә нигезләнеп эшлә". Төп әхлак кагыйдәсе – ул кешенең гомуми тормыш кагыйдәсе, аның шәхси хокук принцибы. Әхлак законы – ул җәмгыятьнең кешегә белдергән таләбе, берсүзсез боерып торучы бурычы. Җәмгыятьнең әхлаклы әгъзасы әхлак законын үзенең төп әхлак кагыйдәсе итеп кабул итә һәм аның белән үз тәртибенең нигезләрен яраштыра. "Мин эшләргә телим, чөнки мин тиеш" дигән гыйбарә аның тормыш принцибына әверелә.
Кантның бурыч этикасы үзенең тамырлары белән библия пәйгамбәрләре һәм шәрык акыл ияләренә барып тоташа, нәтиҗәдә "Әхлаклылыкның алтын кагыйдәсе" рубрикасы белән белдерелә. Кантны утопизм, формализм, тарихка каршы булуда күпме генә гаепләсәләр дә, дөньяда ныклап уйланылган, логик эзлекле әхлак доктринасы бүтән юк. Аннан да бигрәк, аның яктылыгында бөек сәяси бурыч – халыклар һәм дәүләтләр арасында мәңгелек һәм какшамас тынычлык урнашуы чын булып күренә. Кант берничә тапкыр бу проблемага кагыла, аңа, аерым алганда, фәлсәфи очерк багышлана, ул "Мәңгелек тынычлыкка" дип атала.
Сылтама ясау өчен: Евстратов В.Д. С мыслью о вечном мире // Научный Татарстан. 2004. №1–2. С.48–53.
Автор турында: Вадим Данилович Евстратов, философия фәннәре докторы, А.Н.Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университеты профессоры.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.