Населенные пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань: Институт Татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ, 2021. Т. 2. 988 с., илл., карты.

1 кисәк: Алабуга, Биектау, Зәй, Зеленодольск, Кайбыч, Чүпрәле, Югары Ослан районнары.

2 кисәк: Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим районнары.

Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм торак пунктларының тарихы, административ-территориаль бүленеше, сәнәгате, авыл хуҗалыгы, мәдәнияте, мәгарифе, сәламәтлек саклау, табигате, демографиясе, археологик һәм тарихи-мәдәни ядкарьләре, шулай ук танылган кешеләре турында мәгълүмат системалаштырып һәм гомумиләштерелеп бирелгән беренче комплекслы фәнни-популяр белешмә басма.

Укучыларга уңайлы булсын өчен энциклопедия алфавит тәртибендә төзелгән, бу кирәкле мәгълүматны тиз арада табып алырга мөмкинлек бирә.

Икенче томда республиканың 15 муниципаль районы (Югары Ослан, Биектау, Чүпрәле, Алабуга, Зәй, Зеленодольск, Кайбыч, Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим) һәм аларга караган 1168 торак пункт турында мәгълүмат китерелә.

Энциклопедия киң катлау укучыларга тәкъдим ителә.