Населенные пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань: Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ, 2018. Т. 1. 712 с., ил., карты.

Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм торак пунктларының тарихы, административ-территориаль бүленеше, сәнәгате, авыл хуҗалыгы, мәдәнияте, мәгарифе, сәламәтлек саклау, табигате, демографиясе, археологик һәм тарихи-мәдәни ядкарьләре, шулай ук танылган кешеләре турында мәгълүмат системалаштырып һәм гомумиләштерелеп бирелгән беренче комплекслы фәнни-популяр белешмә басма.

Укучыларга уңайлы булсын өчен энциклопедия алфавит тәртибендә төзелгән, бу кирәкле мәгълүматны тиз арада табып алырга мөмкинлек бирә.

Беренче томда республиканың 14 муниципаль районы (Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Әлки, Әлмәт, Апас, Арча, Әтнә, Баулы, Балтач, Бөгелмә, Буа) һәм аларга караган 1071 торак пункт турында мәгълүмат китерелә.

Энциклопедия киң катлау укучыларга исәпләнгән.