300 дән артык төре билгеле, ике ярымшарның да салкын һәм уртача поясларында очрый.

ТР территориясендә 9 төре: тар яфраклы йонча (P. angustifolia), урман йончасы (P. nemoralis), саз йончасы (P. palustris), болын йончасы (P. pratensis) һәм башкалар үсә. Киң таралганнар. Болыннарда, куаклар арасында, сулык ярлары буенда, юл кырыйларында үсә.

5-100 см биеклектәге күпьеллык үсемлек, шуышма җир асты бәбәкләре яки алардан башка гына чирәмлек хасил итә. Яфраклары тар - кыяксыман. Чәчәк төркеме - җәенке себеркәчле, башакчыклары вак, йомыркасыман яки эллиптик, 2-5 чәчәкле. Җимеше - озынча бөртекчә. Май-августта чәчәк ата. Июнь-сентябрьдә җимешләре өлгерә. Орлыктан үрчи.

Терлек үләне (1 га дан 25-28 ц печән алына). Болын йончасы культуралы көтүлек һәм газон үләне буларак файдаланыла. Суыкка һәм корылыкка чыдам үсемлек.

Суганчалы йонча (P. bulbosa), сирәк йонча (P. remota) ТРның Кызыл китабына кертелгән.