- РУС
- ТАТ
драма актёры, ТАССРның атказанган (1969) һәм халык (1979) артисты
1930 елның 2 апреле, БАССРның Кандыр районы Туктагол авылы — 1983 елның 12 ноябре, Әлмәт шәһәре.
Уфа сәнгать училищесен тәмамлаганнан соң (1950), БАССРның Аургазы колхоз-совхоз театры труппасына җибәрелә. 1952–1960 елларда Салават шәһәрендә Башкорт драма театрында актёр.
1960 елдан Әлмәт татар драма театрында, әйдәп баручы актёрларның берсе.
Күп кенә үзенчәлекле рольләр башкара. Алар арасында Хәйретдин («Яшь йөрәкләр», Ф.Бурнаш), Һилал («Кандыр буе», К.Тинчурин), Рамай («Чаткылар», Т.Гыйззәт), Хөлмәт («Бай һәм хезмәтче», Х.Хәмзә), Дивана («Ай тотылган төндә», М.Кәрим), Сәйфулла («Шәмсекамәр», М.Әблиев), Тимурчал («Анам кыры», Ч.Айтматов), Незнамов («Гаепсездән гаеплеләр», А.Н.Островский) бар.
Образ өстендә эшләгәндә үз геройларының социаль табигатенең асылын, конкрет тормыш хәлләрен күрсәтергә, шәхеснең әхлагын ачарга омтыла. Ат карагы Миңгали («Зәңгәр шәл», К.Тинчурин), авыл бае, комсыз Касыймхан («Ташкыннар», Т.Гыйззәт), мәкерле Җантык («Козы Көрпеш белән Баянсылу», Г.Мөсрәпов), буйдак Галим («Диләфрүзгә дүрт кияү», Т.Миңнуллин), Хәзрәт («Хәзрәт үгетләргә килде», З.Шаһиморатов), бай малае Низами («Җизнәкәй», Х.Ибраһимов) кебек тискәре характердагы рольләрне уйнаганда, И. һәр персонажның асылына төшенеп, кискен сатирик буяуларда гәүдәләндерә. Студент Андрей («Гомер бер генә», А.Мовзон), хуҗалык эшләрен башкаручы Чуфаров («Барабанчы кыз», А.Д.Салынский), Сукбай («Таң әтәче кычкырганчы», И.Буковчан) рольләре тирән психологизм белән сугарылган, алар аша актёр үз геройларының катлаулы эчке дөньяларын оста гәүдәләндерә.
Шулай ук Әлмәт театры сәхнәсендә шактый спектакльләр куя: «Кеше бәхете» (Н.Әсәнбаев, 1966); «Җирән чәч» (М.Садыйкова, 1967), «Бай һәм хезмәтче» (Х.Хәмзә, 1968, Бөтенроссия театр смотры дипломы), «Сафура бураннары» һәм «Очрашырбыз, Гөлсылу!» (Ю.Әминев, 1975, 1977).
Народные артисты. К., 1980.
Автор — Д.Ә.Гыймранова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.