Муса Джалиль: энциклопедические очерки / сост. Л.Ш.Давлет, под ред. Л.М.Айнутдиновой, Э.М.Галимовой. Казань: Институт татарской энциклопедии и регионоведения им. М.Хасанова АН РТ, 2026. 212 с., ил.

Китап өч сыйфатны берләштерә: бер яктан, ул герой-шагыйрь Муса Җәлил тормышына, иҗади мирасына һәм истәлегенә багышланган энциклопедик басма. Җыентыкның нигезендә әйдәп баручы тикшеренүчеләр, тарихчылар һәм әдәбият белгечләре язган фәнни очерклар ята. Икенче яктан, бу альбомда Җәлил тормышының визуаль тарихы ачыла. Өченче сыйфат – укучыга Җәлил дөньясында ориентлашырга, аның гаиләсе, дуслары, хезмәттәшләре белән танышырга ярдәм итүче белешмәлек-навигатор.

Китап белгечләр, студентлар, тарих һәм әдәбият белән кызыксынучылар өчен кыйммәтле мәгълүмат чыганагы, шулай ук исеме батырлык, гуманизм һәм үз халкына тугрылык символына әверелгән шәхескә тирән ихтирам билгесе буларак укучылар күңелендә үз урынын табар дип ышанабыз.