XV–XVII йөзләрдәге көнбатыш Европа язма чыганаклары, гәрчә аларда XV–XVI йөзләрдә Урта Идел буе, Идел буе калкулыгындагы һәм Урал буе халыклары турында мәгълүматлар бик аз күләмдә бирелсә дә, еш кына чыганаклар белеме һәм историографик характердагы җитешсезлекләрне шактый җитди тулыландыралар. Польша историографиясе вәкиле италияле А.Гваньини Казан ханлыгы халыклары турында шактый әһәмиятле мәгълүмат бирә, аның китабы язылу вакытына инде алар Мәскәү дәүләте составында булалар. Мәкалә киң җәмәгатьчелеккә аз билгеле булган әлеге тарихи хезмәтне анализлауга багышлана.

Сылтама ясау өчен: Хәмидуллин Б.Л. Казан ханлыгы халыклары –Александр Гваньининың «Европа Сарматиясе хроникасы»нда // Фәнни Татарстан. 2025. № 1. Б.98–105.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Хәмидуллин Булат Лирон улы, тарих фәннәре кандидаты, Татарстан Фәннәр академиясенең М.Х.Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының татар диаспорасын өйрәнү үзәге мөдире (Казан, Россия); ORCID: 0000-0002-0585-350X. E-mail: bulat.antat@mail.ru