- РУС
- ТАТ
геолог-минералог, медицина докторы (1831)
1799 ел – 1876 елның 3 июле, Мәскәү.
Дерпт (1819) һәм Вильно (1826) университетларын тәмамлый.
1840–1865 елларда Казан университетында минералогия һәм геогнозия кафедрасының беренче мөдире, минералогия һәм геогнозия профессоры (1840).
1841 елдан геогнозия, 1843–1855 елларда хайваннарның чагыштырма анатомиясе һәм физиологиясе фәннәрен укыта.
Саратов, Сембер һәм Оренбург губерналарында геологик тикшеренүләр үткәрә.
1843 елда Казан губернасы территориясендә системалы рәвештә геологик тикшеренүләр оештыра һәм аның беренче геогностик туфрак картасын бастырып чыгара.
1840 елда Уралда яңа минерал таба, аны Казан университеты попечителе М.Н.Мусин-Пушкин хөрмәтенә «Пушкинит» дип атый һәм тасвирлап бирә (эпидотның Na-Li кергән аерым төре, силикатлар классы).
Геогностическая карта Казанской и Симбирской губерний. СПб., 1855–1856.
Общий взгляд на геогностический состав почв Казанской губернии // Ученые записки Казанского университета. 1859. Книга 1.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.