Мәкаләдә 1870–1905 елларда Казан уку-укыту округы губерналарында татар-мөселманнарга карата мәктәп сәясәтенең кайбер аспектлары яктыртыла.

1870 елның 26 мартында "Кагыйдәләр"дә нигезләнгән яңа мәктәп курсын эшләүдә һәм төзәтүдә уку-укыту округы хакимияте катнашуына аерым игътибар бирелә. Рус-татар училищеләрен һәм мөселман дин мәктәпләрендә рус сыйныфларын оештыруда укыту ведомствосының уңышлары һәм җитешсезлекләре, татар халкының аларга мөнәсәбәте анализлана. Мәктәп программалары, уку ярдәмлекләре, укытучы кадрларны әзерләү кебек рус-татар мәктәпләренең эш компонентлары тикшерелә.

Сылтама ясау өчен: Саматова Ч.Х. Руководство Казанского учебного округа и открытие русско-татарских училищ и русских классов при мектебах и медресе (1870–1905 гг.) // Научный Татарстан. 2009. №2. С.198–210.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Чулпан Хәмит кызы Саматова.