Мәкаләдә 1878–1879 елларда татар крестьяннар хәрәкәтендә катнашучы мөселман авыл җәмгыятьләренең социаль ризасызлыгының төп сәбәпләре, алшартлары, барышы һәм төп формалары яктыртыла, ул үзенең таралышы, кискенлеге, оешканлыгы һәм көрәш алымнары буенча Урта Идел һәм Урал буенда үзгәртеп корулар чорында крестьяннар чыгышларының  кульминациясе булып тора. Крестьяннар хәрәкәте дәүләт-ислам мөнәсәбәтләренең элекке тәртибен һәм мөселманнарның дини хокукларын саклауга юнәлтелгән була. Хөкүмәт беренче тапкыр үзләренең дини хокуклары өчен көрәшүче мөселманнарның тәвәкәллеген һәм зур көчне тоя. Татарларның дини һәм милли хисләренә ихтирамлы мөнәсәбәт һәм милли сәясәтне төптән уйлап уздыру кирәклеге ачык була.

Сылтама ясау өчен: Загидуллин И.К. Татарское крестьянское движение 1878–1879 гг. // Научный Татарстан. 2012. №1. С.63–75.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Илдус Котдус улы Заһидуллин, тарих фәннәре докторы.