Эчтәлек

1899 елда Ярлы һәм авыру балаларны кайгырту җәмгыяте тарафыннан 40 урынлы хастаханә буларак ачыла, 1901 елда аның каршында амбулатория оештырыла.

Ел саен 300–400 бала стационар дәвалау үтә, 2 меңнән артык авыру амбулаториядә кабул ителә.

1916 елда агач бина төзелеп бетә (кабул итү бүлеге), хастаханә белән рәттән аның хезмәткәрләре өчен торак биналар урнаша. Хастаханәнең ярдәмче хуҗалыгы була.

1918 елда ул бюджеттан тәэмин ителә башлый һәм Совет балалар хастаханәсе дигән исем ала, 1920 елдан — 1 нче балалар хастаханәсе.

1923 елда аның җирлегендә Казан университетының профессор Б.А.Вольтер җитәкчелегендәге йогышлы авырулар кафедрасы оештырыла, 1924 елда хастаханәнең йогышлы авырулар кафедрасы (мөдире — С.С.Зимницкий) ачыла.

Кафедралар һәм хастаханә хезмәткәрләре тимгелле тиф, корсак тифы һәм кайтма тиф, бизгәк, скарлатина, дифтерия белән көрәштә актив катнашалар.

1931 елда баш табиб Е.М.Идельсон җитәкчелегендә 235 урынлы хастаханә өчен яраклаштырылган агач бина төзелеп бетә.

1933 елда А.Ф.Агафонов (1947 елда хастаханәгә аның исеме бирелә) җитәкчелегендә хастаханәнең җирлегендә Казан медицина институтының балалар йогышлы авырулары кафедрасы ачыла.

Бөек Ватан сугышы елларында кафедралар һәм хастаханә табибләре эвакуация госпитальләрендә һәм хәрби әсирләр лагерьларында консультацияләр, табибләр өчен йогышлы авыруларны булдырмый калу һәм дәвалау буенча семинарлар үткәрәләр; 1960–1970 елларда ТАССР һәм Идел буе районнарында грипп, авыр клиник характердагы менингоккок инфекциясенең, бөер синдромлы геморрагик бизгәкнең зур эпидемик таралышларын бетерүдә катнашалар.

1979 елда хастаханәдә реанимация бүлеге булдырыла һәм анестезиолог-реаниматолог табиб вазифасы кертелә, штатта табибләр саны арттырыла (7 бүлек мөдире, 18 табиб-инфекционист, 6 табиб-ординатор, 98 урта медицина персоналы).

Халыкка медицина ярдәме күрсәтүне яхшырту максатыннан республиканың барлык районнары хастаханә һәм кафедралар табибләренә аерып беркетелә, шулай ук эпидемия ачыкланган төбәкләрдә консультацияләр оештырыла.

2006 елда Казан шәһәре йогышлы авырулар клиник хастаханәсе составына 1 нче, 2 нче йогышлы авырулар хастаханәләре, балалар йогышлы авырулары хастаханәсе кертелә, 2010 елга хастаханәдә 220 балалар, 85 олылар һәм 6 реанимация койка-урыны, дисбактериозларга диагноз кую һәм дәвалау үзәге, җиһазландырылган лабораторияләр (клиник, бактериологик, биохимик), рентгеноскопия, УЗИ, эндоскопия кабинетлары исәпләнә.

Йогышлы авырулар клиникасы Казан медицина университетының йогышлы авырулар (1930 елдан), балалар инфекцияләре (1933 елдан), Казан медицина академиясенең йогышлы авырулар (1925 елдан) кафедраларының укыту базасы булып тора.

2011 елдан — Республика йогышлы авырулар клиник хастаханәсе.

Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусы 2020 елда ачыла, 232 урынга исәпләнгән, гадәттән тыш хәл режимында 504 койка җәелдерергә мөмкин.

Ел саен берләшмәдә 55 меңнән артык авыру дәвалау курсы уза.

Хастаханәдә 500дән артык медицина персоналы эшли.

Әдәбият

Саматов В.А., Шигабутдинов Ф.М., Зуфарова А.В. Городской инфекционной больнице №1 им. А.Ф.Агафонова 100 лет // Актуальные проблемы инфекционной патологии. Казань, 2000.