- РУС
- ТАТ
Мәкаләдә 2011 елның җәйге чорында Мари (Бәрәңге районы) һәм Башкортстан (Эстәрлебаш районы) Республикалары территорияләрендә уздырылган археографик һәм эпиграфик фәнни-кыр эзләнүләренең нәтиҗәләре яктыртыла. Экспедиция барышында 20 татар-мөселман зираты һәм 15 татар авылы тикшерелә.
Эпиграфик ядкәрләре, эпитафия текстлары табыла, алар татар халкының этник һәм мәдәни тарихын өйрәнү өчен зур әһәмияткә ия.
Моннан тыш, тулаем алганда йөзгә якын кулъязма китап, татар, гарәп һәм фарсы телләрендә документлар җыела, аларның әһәмияте әдәбият, философия, мәгариф һәм дин тарихын өйрәнүчеләр өчен бәхәссез.
Сылтама ясау өчен: Ахметзянов М.И. О научно-исследовательских экспедициях сотрудников ИЯЛИ им. Г.Ибрагимова АН РТ в 2011 г. // Научный Татарстан. 2012. №2. С.147–153.
Автор турында: Марсель Ибраһим улы Әхмәтҗанов, филология фәннәре докторы.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.