2009 елда 5 дәвалау учреждениесен — Үзәк район хастаханәсен, 2 нче һәм 3 нче шәһәр хастаханәләрен, ашыгыч ярдәм станциясен һәм стоматология поликлиникасын берләштерү юлы белән оештырыла.

Хастаханә составында һәркайсы сменага 720 авыру кабул итүгә исәпләнгән, 186 мең кешегә хезмәт күрсәтүче 2 поликлиника, 1 консультация-диагностика поликлиникасы, 1 көнлек хирургия стационары, стоматология поликлиникасы, 957 ятак-урынлы стационар, ашыгыч медицина ярдәме станциясе, 3 амбулатория, 2 фельдшер-акушерлык пункты һәм хуҗалык исәбендәге бүлекләр (офтальмология, отоларингология, стоматология һ.б., лаборатория бар.

Баш миендәге кан әйләнеше бозылган авырулар өчен 60 ятак-урынлы (шул исәптән 12 се реанимация бүлегендә) дәвалау үзәге, андрология, маммология, медик-генетика, репродукция һәм гаиләне планлаштыру үзәкләре эшли; корсак куышлыгы әгъзаларын операция юлы белән дәвалаганда аз инвазияле эндохирургик ысуллар куллану, лапароскопик операцияләр, ишемия синдромы очрагында әгъзалар һәм тукымаларны туннель ясап ачу, шунт кую операцияләре, тешләр һәм ясалма күз ясмыгы (хрусталик) имплантацияләү, экстракорпораль аталандыру (ЭКО), эре буыннарны эндопротезлау, нейрохирургик операцияләр, ясалма детоксикация (плазмофорез һәм гемофильтрлау, гемодиализ һәм гемосорбция) һ.б. гамәлгә кертелгән.

23 дәвалау бүлегендә ел саен 30 мең авыру дәвалана, 10 мең операция ясала. Хастаханәдә 2472 кеше, шул исәптән 392 табиб, 1315 урта медицина хезмәткәре эшли; араларында 3 РФнең атказанган табибие, 24 ТРның атказанган табибе, 3 РФнең һәм ТРның атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре, 19 сәламәтлек саклау отличнигы, 6 медицина фәннәре кандидаты бар (2018).

Автор — Г.Г.Исмәгыйлев