Биографиясе

1957 елның 16 апрелендә Зеленодольск шәһәрендә туган

1980 елда Казан медицина институтын, 1986 елда Казан университетының физика факультетын тәмамлый. 1980 елдан Казан медицина институтында, 1994 елдан биохимия кафедрасы профессоры.

Фәнни эшчәнлеге

Тикшеренүләре көчле ялкынсынулы одонтоген, гинекология, туберкулез авыруларына башлангыч чорда радиоспектроскопия (ТМР һәм ЭПР) ысуллары белән диагноз куюга, шул ук ысуллар белән биологик мембраналарның динамик үзенчәлекләрен өйрәнүгә карый.

Байкиев тарафыннан тукымалар таркалуының диагностика алгоритмы эшләнә.

Хезмәтләре

Динамические свойства биологических мембран, обладающих гемокоагуляционной активностью. М., 1993.

Деструкция тканей и свёртывание крови. Казнь, 1994.