- РУС
- ТАТ
Казанның климаты — уртача континенталь.
Шәһәрдә метеорологик күзәтүләр 1733 елдан өзеклек белән, 1828 дән даими рәвештә алып барыла.
Казан шәһәре климаты «җылылык учаклары» (шәһәр үзәгендә) һәм «суыклык учаклары» (Казансу үзәнендә, Иделнең беренче тугай өсте террасасында һәм Кабан күлләре тирәсендә) булу белән үзенчәлекле. Тыныч аяз һава торышы булганда иртәнге сәгатьләрдә алар арасында температура сикерешләре 5 °C ка җитәргә мөмкин.
Һаваның уртача еллык температурасы 3,1 °C (абсолют максимум 39,5 °C, абсолют минимум –46,8 °C); уртача айлык максималь температура 20,2°C (июль), минималь температура –12,2°C (гыйнвар). 1941-2003 еллар эчендә глобаль җылыну процесслары һәм шәһәр территориясенең киңәюе йогынтысында уртача еллык температура 1,8 °C ка үсте.
Уртача еллык температураның әлеге үсешендә «шәһәр» өлешенә — 0,74 °C (58%), табигый һәм глобаль антропоген факторларга 0,53°C (42%) туры килә. Җылы көннәр 219, салкыннары 146 көн дәвам итә.
Уртача еллык явым-төшем 554 мм (минималь 305 мм 1920 елда, максималь 829 мм 1978 дә), җылы вакытта 384 мм. Кар якынча 27 октябрьдә ята, 13 апрельдә китә. Коры көннәр 23 (һаваның чагыштырмача дымлылыгы 30 %), дымлы көннәр 116 (дымлылык 80% тан артыграк).
Яз башында, аяз көннәр булганда, «җылылык учакларында» һаваның чагыштырмача дымлылыгы «суыклык учакларына» караганда 25–30% ка түбәнрәк булырга мөмкин. Җилнең уртача еллык тизлеге 3,9 м/с (көчәйгәндә 40 м/с ка җитә). Җир өстенең уртача еллык температурасы 4 °C, уртача айлык максималь температура 23 °C (абсолют максимум 60 °C, 1972), минималь температура –14 °C (абсолют минимум –46 °C, 1979); туңның уртача тирәнлеге 11 см (38–154 см).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.