- РУС
- ТАТ
Иминият компаниясе
2004 елның 16 августында теркәлә.
Лицензия нигезендә мәҗбүри һәм ирекле медицина иминиятен гамәлгә ашыра (ОМС, ДМС). Бөтенроссия иминиятчеләр берлеге һәм Татарстан иминиятчеләр берлеге әгъзасы.
"Ак Барс-Мед"ның устав капиталы 300 миллион сум, үзенең капиталы 1,1 миллиард сум тәшкил итә.
Мәҗбүри медицина иминияте системасында иминиятләштерелгән гражданнар саны буенча Россиянең әйдәп баручы иминият оешмалары унлыгына керә. Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы халкының ОМС буенча иминиятләштерелгәннәренең 85%ы "Ак Барс-Мед" иминият компаниясенә ышаныч белдерә.
"Ак Барс-Мед" ОМС территориаль программасы буенча Татарстан Республикасында эшләүче барлык медицина оешмалары белән үзара хезмәтәшлек итә.
Россиянең 40 тан артык төбәгенә хезмәт күрсәтелә, ә 1400 дән артык медицина оешмасы ДМС килешүләре буенча хезмәт күрсәтә.
"Ак Барс-Мед" компаниясенең тәүлек дәвамында эшли торган контакт-үзәге бар, аңа ел саен белешмә-консультация характерындагы сораулар белән уртача 70–75 мең мөрәҗәгать килә.
"Ак Барс-Мед"ның табиб-экспертлары ел саен 560 тан артык экспертиза уздыралар. Медицина экспертизасының төбәкара үзәкләре Казан, Әлмәт һәм Чаллы шәһәрләрендә эшли.
Компания медицина документларының цифрлы архивы программа комплексын эшли һәм гамәлгә кертә.
"Ак Барс-Мед" үсешенең өстенлекле юнәлешләре – иминиятләштерелгән гражданнарның хокукларын яклау һәм иминиятләштерү процессын алга таба да цифрлаштыру.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.