«Вечерняя почта» газетасының дәвамчысы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1909 елның 5 ноябреннән 23 декабренә кадәр Казанда рус телендә нәшер ителә, барлыгы 42 саны чыга.

Нашире һәм мөхәррире Ю.М.Швамбаум-Древницкий.

Казанның күренекле фән һәм мәдәният эшлеклеләре М.И.Ганфман, С.А.Гусев (псевдоним Слово-Глагол), А.Д.Дуркин, А.Я.Журавлёв, Н.Н.Златовратский, Ф.И.Шаляпин һщм башка авторларның язмалары басыла.

Юнәлеше

«Волжский вечер»да басылган мәкалә, хәбәрләр һәм репортажларда, нигездә, Россиядә барган вакыйгалар яктыртыла. Шулай ук газета төрле рус һәм чит ил газеталарыннан да материаллар күчереп бастыра. Казанның көндәлек тормышын чагылдырган мәкаләләргә дә урын бирелә.

 Шәһәр үзидарәсе органнары эшчәнлеге, халык мәгарифе, театр спектакльләре, ярлыларга ярдәм күрсәтү хәрәкәтләре, һәвәскәр башкаручылар концертлары, спорт чаралары һәм башка турында мәкаләләр басыла.

Әдәбият һәм библиография бүлегендә фельетоннар, матур әдәбият әсәрләре, яңа китапларга рецензияләр бирелә. «

Редакциягә килгән хатлар» рубрикасын укучылар хатларына күзәтүләр һәм аларга аңлатмалар тәшкил итә.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2008. Т.1;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.