Административ-территориаль буйсынуы

1924 елда Бәкәбез авылыннан күченүчеләр нигез сала.

Оештырылган вакытыннан ТАССРның Минзәлә кантоны Әмәкәй волостенда. 1930 елның 10 августыннан – Мөслим, 1963 елның 1 февраленнән – Сарман, 1965 елның 12 гыйнварыннан Мөслим районында.

Хәзер Октябрь авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Марс” колхозы оештырыла (Бәкәбез һәм Сөякәй авыллары, беренче рәисе – Р.Исмәгыйлев). 1930 елда – “Кызыл үренде” колхозы (беренче рәисе – В.Әхмәтҗанов). 1950 елда Рәхмәтулла Исмәгыйлев исемендәге колхоз составына керә (Октябрь авылы). 1958 елда “Салкын чишмә” колхозы белән берләштерелеп, М.Горький исемендәге колхозга үзгәртелә.

1995–2006 елларда “Игенче” күмәк предприятиесе. 1999 елдан “Вамин Татарстан” ачык акционерлык җәмгыяте, 2016 елдан “Ык” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2018 елдан “Август-Мөслим” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф

1960 елларда авылда башлангыч мәктәп эшли.

Халык саны

1926 елда – 295,
1938 елда – 297,
1949 елда – 221,
1958 елда – 196,
1970 елда – 182,
1979 елда – 114,
1989 елда – 45,
2002 елда – 36,
2010 елда – 25,
2017 елда – 22 кеше (татарлар).