Биографиясе

1924 елның 10 гыйнвары, Казан – 1977 елның 23 декабре, шунда ук.

1952 елда Казан химия-технология институтын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли, 1973 елдан гидравлика кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре бинар һәм күп компонентлы катнашмалар кайнаганда җылы алмашуга карый.

Катнашмаларның кайнаганда җылы алмашуына аларның составы йогынтысын өйрәнү өчен теоретик һәм тәҗрибә тикшеренүләре уздыра.

Катнашмаларның кайнау параметрларын билгеләү өчен тигезләмәләр чыгара, чыгарган тигезләмәләрне төрле аерым очраклар өчен анализлый.

Бинар, өч компонентлы катнашмаларның һәм каты матдәләр эремәләренең, кайнаганда җылы бирү процессларында охшашлык шартларын билгели; югары процентлы катнашмалар һәм каты матдәләрнең сыеклыклардагы эремәләре өчен охшашлык критерийларын һәм аларга тиңдәш критериаль тигезләмәләр чыгара.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Байрак орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Теплоотдача при кипении бинарных смесей // Журн. техн. физики. 1958. Т. 28 (автордаш);

Образование новой фазы при кипении бинарных смесей // Инженерно-физ. журн. 1963. Т. 6, № 8;

Обобщение опытных данных по теплоотдаче при кипении смесей жидкостей с резко отличающимися температурами кипения // Теорет. вопр. теплотехники. 1968. № 1;

Число центров парообразования при кипении бинарных смесей // Инженерно-физ. журн. 1969. Т. 17, № 1 (автордаш).