Биографиясе

1934 елның 2 апрелендә Үзбәкстан ССР Бохара өлкәсенең Шафиркан районында туа.

Ташкент медицина институтын тәмамлаганнан соң (1959), шунда ук, фармакология кафедрасында калдырыла.

1972–1992 елларда Ташкент педиатрия медицина институтында клиник фармакология кафедрасы мөдире, 1989 елдан 1 нче педиатрия факультеты деканы.

Хезмәтләре Үзбәкстан Республикасында балалар авырулары һәм үлеменә, шулай ук витилиго проблемаларына карый. 8 рационализаторлык тәкъдиме бар.

Хезмәтләре             

Материалы к фармакологии препарата псорален, применяемого для лечения витилиго. Ташкент, 1967.