- РУС
- ТАТ
(грек. psychē — җан, iatre´ia — дәвалау), психик авыруларның этиологиясе, патогенезы турындагы фән, аларны кисәтү, дәвалау, авыруларга ярдәм итүгә караган клиник медицина өлкәсе
Психозлар һәм киеренке халәт чикләре, шул исәптән соматик авырулар вакытындагы психик үзгәрешләр һәм шәхес патологиясе психиатриянең өйрәнү объектын тәшкил итә.
Фәнни дисциплина буларак, психиатрия XIX йөздә формалаша башлый. Казан университетында 1837 елдан укытыла (курсны Н.А.Скандовский, 1862 елдан А.У.Фрезе алып бара)). 1866 елда, Россиядә икенче булып, психиатрия кафедрасы оештырыла. А.У.Фрезеның фәнни эзләнүләре нәтиҗәсе буларак, «Мәхкәмә психологиясенә караган язмалар», («Очерки судебной психологии», 1871) хезмәте, «Психиатрия буенча кыскача курс» («Краткий курс психиатрии», 1881) — Россиядә язылган беренче дәреслек дөнья күрә. Казан округ психиатрия дәваханәсендә А.У.Фрезе, Россиядә беренче булып, бәйдән арындыру системасын (норестрент) куллана: авыруларны механик юл белән нинди дә булса урынга беркетү ысулыннан тулысынча баш тарта. Аның «Акылдан язганнар өчен йортлар төзү» («Об устройстве домов умалишённых», 1862) монографиясе Россиянең башка губерналарында хастаханәләр салуда һәм аларны кулланышка кертүдә үрнәк итеп файдаланыла.
Казан университеты, Санкт-Петербургтан кала, психиатриягә караган медицина учреждениеләре өчен кадрлар әзерләүче икенче үзәк була. А.У.Фрезедан соң университетның психиатрия кафедрасына җитәкчелек иткән В.М.Бехтерев (1885–1893) психоневрология — кеше турындагы гыйлемнәр комплексы, ә психик чагылышлар нигезендә баш мие эшчәнлегенең анатомик-физиологик үзенчәлекләре ята, дип саный. В.М.Бехтерев тарафыннан психофизиология лабораториясе (Көнбатыш Европада икенче) ачыла, невротик тайпылышларны дәвалауның яңа методикасы тәкъдим ителә, тынычландыргыч микстура (соңрак аның исемен ала) уйлап табыла, алкоголизмнан дәвалауда психотерапия ысулы кулланыла.
1883 елда галим «Неврологический вестник» журналын гамәлгә куя. В.М.Бехтеревның Казан чоры фәнни эзләнүләре психопатияләргә, йөдәткеч уй-халәткә карата гипнотерапия куллануга, эпилепсияне дәвалауга багышлана. Аның алмашчысы Н.М.Попов (1894–1903) Россиядәге беренче уку ярдәмлеге булган «Психик авыруларның патологик анатомиясенә караган материаллар» («Материалы к патологической анатомии душевных заболеваний», 1896) хезмәтен һәм «Гомуми һәм аерым психопатология буенча лекцияләр курсы»н («Курс лекций по общей и частной психопатологии», 1898) бастырып чыгара.
В.П.Осиповның (1906–1915) фәнни эшчәнлеге клиник-нозологик юнәлешкә басым ясый. Ул психик авыруларга диагноз куйганда клиник яктан карауны иң мөһиме дип саный, ботулизм һәм имгәнү очракларындагы психик тайпылышларны өйрәнә, фотографик кычкырып уку симптомын кататоник тайпылыш чагылышы буларак тасвирлый (1908), психик тайпылышларны кисәтүгә игътибар бирә, аларның барлыкка килүендә нәселдәнлек белән бергә социаль факторларның да зур роль уйнавын күрсәтә (йөклелек патологиясе, халык арасында эчкечелек таралу, эпидемияләр, йогышлы авырулар). 1914 елда В.П.Осипов башлангычында мөстәкыйль психиатрия клиникасы — Казан университеты студентлары өчен уку-укыту базасы ачыла.
Психик авырулар этиологиясендә нәселдәнлек факторын өйрәнгән галим Т.И.Юдин Россия фәне үсешенә зур өлеш кертә. Ул психологияне гомуми медицинаның бер өлеше итеп карый, психик авыруларны фәкать пациентның соматик статусына фәкать дөрес бәя бирү аркылы гына аңларга мөмкин дип саный («Евгеника», 1925; «Психопатик конституцияләр» — «Психопатические конституции», 1926).
Аерым психик тайпылышларда нәселдән килгән факторларның роле турында Т.И.Юдин башлаган тикшеренүләрне М.П.Андреев һ.б. дәвам итә. 1930 елларда фәнни эзләнүләрдә клиник-профилактик юнәлеш өстенлек ала. М.П.Андреев психик авыруларның патогенетик классификациясен тәкъдим итә (1966), психик авыруларның сөйләмен магнитофон язмасы һәм осциллограф ярдәмендә тикшеренүнең объектив ысулларын эшли.
Галимнәр тарафыннан симптоматик шизофрения билгеләре белән баручы соматик авырулар вакытындагы психозлар (Е.Н.Мигаловская, С.А.Эсселевич, А.П.Соловцова), сугыш чоры шизофрениясе тасвирлана (Е.С.Станкевич).
С.В.Курашов, психология практикасында тире астына кислород өрдерүнең нәтиҗәлелеген өйрәнү өчен, фәнни тикшеренүләр уздыра (1938). 1967 елдан психопатологик синдромнар: онейроид (А.К.Сәйфуллина), астеник (В.И.Сердинский) һәм вербаль (Д.М.Менделевич) галлюцинозларның патофизиологик церебраль нигезләрен өйрәнү фәнни эзләнүләрнең төп юнәлешләрен тәшкил итә. Тикшеренү нәтиҗәләре «Психик авыруларның церебраль механизмнары» («Церебральные механизмы психических заболеваний», 1971), «Психик авыру очракларында үзәк нерв системасын өйрәнүнең төп принциплары һәм алымнары» («Основные принципы и методы изучения центральной нервной системы при психических заболеваниях», 1979), «Вербаль галлюциноз» («Вербальный галлюциноз», 1980) тематик җыентыкларында басылып чыга.
1980 еллардан шизофрениядә нәселдәнлекнең роле, баш миенең системалы эшчәнлеге бозылу мәсьәләләре И.Х.Галимов, М.А.Шмакова һ.б.ның фәнни эзләнү даирәсен тәшкил итә. Ачыкланган тайпылышлар үзәк нерв системасының нәселдән килгән факторлар һәм перинаталь чор патологиясенең кушылма тәэсире белән бәйле дизонтогенезы чагылышы буларак карала.
Фармакологлар белән берлектә клиникада яңа психоактив матдәләргә сынау уздырыла (Н.Н.Идрисов, Т.Г.Медведкова, А.М.Карпов һ.б.).
1980–2000 елларда психик тайпылыш чигендәге киеренке халәтне өйрәнү дәвам итә: соматик һәм органик халәт чикләре Т.Н.Новошинова, С.А.Әкбәрова, М.О.Киселёв, З.Р.Зөлкарнәева, Л.К.Галиуллина; гинекологик патология очракларындагы киеренке халәт чикләре В.Д.Менделевич, Е.А.Сахаров һ.б. тарафыннан өйрәнелә. К.К.Яхинның «Җитештерү өлкәсендәге физик факторлар тәэсире шартларында эшләүчеләрдә психик тайпылыш чиге халәте» («Пограничные психические расстройства у лиц, работающих в условиях воздействия физических факторов производства», 1993), В.Д.Менделевичның «Радикаль онкогинекологик операцияләрдән соң психик тайпылыш чиге халәте» («Пограничные психические расстройства после радикальных онкогинекологических операций», 1994), Л.К.Шайдукованың «Хатын-кызларда алкоголизмның барлыкка килүе һәм барышы» («Особенности формирования и течения алкоголизма у женщин», 2001) хезмәтләре нәшер ителә. 1996 елда Казан медицина университетында мөстәкыйль медицина психологиясе һәм гомуми психология кафедрасы, психиатрия һәм наркология кафедрасы оештырыла. Фәнни тикшеренүләрнең төп юнәлешләрен психик сәламәтлек халәтенә һөнәри факторлар тәэсирен (Казан медицина университетының хезмәт гигиенасы һәм һөнәри авырулар кафедрасы белән берлектә); эчке нерв авырулары һәм йогышлы авырулар клиникасында соматопсихик һәм психосоматик тәэсир итешүләрне өйрәнү тәшкил итә; мәхкәмә психиатриясе өлкәсендәге эзләнүләр дәвам итә.
Казан ГИДУВында психиатрия, наркология һәм психотерапия каф. 1937–1957 елларда (1953 елдан — психоневрология кафедрасы) эшли, 1973 елда эшчәнлеге торгызыла (1986 елдан — психиатрия һәм наркология кафедрасы). Д.Г.Еникиев, А.М.Карпов җитәкчелегендә галимнәр тарафыннан кеше шәхесенең төп параметрлары иерархик структурасы барлыкка китергән гомуми биопсихосоциаль модель турындагы гипотезаның аерым аспектлары, шулай ук алкоголь куллану сәбәпле килеп чыккан тайпылышларны дәвалау юллары һәм авырулар патоморфозы өйрәнелә. 1892 елдан бирле Казанда В.М.Бехтерев тарафыннан оештырылган Невропатологлар һәм психиатрлар җәмгыяте эшли (кара Казанда фәнни медицина җәмгыятьләре). 1974 елда Казанда невропатологлар һәм психиатрларның 3 нче Бөтенроссия съезды уздырыла.
2011 елга ТРда психик тайпылышлар һәм үз-үзләрен тоту тайпылышлары белән 46303 авыру исәптә тора (100 мең кешегә — уртача 1232,3 авыру); хастаханә учреждениеләрендә 480 психиатр һәм нарколог эшли. Казанда 2 психиатрия кафедрасы (Казан дәүләт медицина университеты, Казан дәүләт медицина академиясе; 9 медицина фәннәре докторы), Республика психиатрия хастаханәсе, 5 психоневрология диспансеры (700 ятак-урын) бар.
Юдин Т.И. Очерки отечественной психиатрии. М., 1951;
Дьяконова И.Н., Попелянский Я.Ю., Чудновский В.С. История развития научной невропатологии и психиатрии в Казани. К., 1974;
Менделевич Д.М., Яхин К.К., Менделевич В.Д. Кафедра психиатрии // Казанский медицинский институт, 1814–1989. К., 1989. Ч. 1.
Автор — Д.М.Менделевич
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.