Эчтәлек

Поликлиника беренче медицина-санитария ярдәмен оештыруда әһәмиятле буынны тәшкил итә, аларда төп дәвалау белгечлекләре: терапия, кардиология, невропатология, хирургия, акушерлык, гинекология, оториноларингология, офтальмология, педиатрия буенча ярдәм күрсәтелә. Поликлиника составына рентген һәм физиотерапия бүлекләре, дәвалау-диагностика лабораториясе, аптека һ.б. керә. Поликлиника эпидемияләргә каршы чаралар күрә, хезмәткә яраклылыкны ачыклау буенча экспертиза уздыра, авыруларны клиникаларга һәм медицина-социаль эксперт комиссиясенә юллый. Поликлиниканың эшчәнлеге территориаль һәм хезмәт урыны (идарәчелек) принцибына карап оештырыла. Поликлиниканың төрләре күп, мәсәлән, балалар һәм өлкәннәр өчен шәһәр, район поликлиникалары, үзәк поликлиника; шулай ук махсуслаштырылган поликлиникалар һәм үзәкләр: стоматология, физиотерапия, консультация бирү поликлиникалары (республика һәм өлкә хастаханәләре каршында); су һәм тимер юл транспортында эшләүчеләргә, студентларга, гарнизоннарда — хәрби хезмәттәгеләргә медицина ярдәме күрсәтү пунктлары (здравпункт); хатын-кызлар консультацияләре; консультация-диагностика поликлиникалары; медицина-санитария частьлары һ.б.

Россиядә поликлиника хезмәте принциплары земство медицинасы чорларында формалаша. XIX йөз башында поликлиникалар эре шәһәрләрдә генә була; 1913 елда 1230 лап шәһәр амбулатор-поликлиника учреждениесе исәпләнә (башлыча, түләүле), аларның һәркайсында, кагыйдә буларак, нибары бер гомуми практика табибе эшли. Земство медицинасы тәртипләре буенча, төбәктә поликлиника башкарырга тиешле гамәлләрне табиблек участоклары (1870 елларда төзелә) составындагы фельдшерлык-акушерлык пунктлары үти. Казан губернасында 7 табиблек участогы, шул исәптән Казанда амбулатория була. Өязләрдә акрынлап участок тәртибенә күчелә.

1924 елда сәламәтлек саклау бүлекләренең 5 нче Бөтенроссия съезды уздырыла. Анда, бушлай квалификацияле дәвалау-профилактика принципларын саклаган хәлдә, халыкка амбулатор-поликлиника ярдәме күрсәтүне үстерү юллары билгеләнә; 1935 елда РСФСР Сәламәтлек саклау халык комиссариаты каршында поликлиникалар советы төзелә; 1947–1949 елларда поликлиникалар белән хастаханәләрне бердәм дәвалау-профилактика учреждениеләре итеп кушу буенча реформа уздырыла, бу авыруларны тикшереп диагноз кую һәм дәвалау арасында өзеклек булдырмауны тәэмин итү өчен эшләнә (кара Сәламәтлек саклау). Поликлиника эшчәнлегенең иң мөһим тармакларының берсе — халыкны диспансерлаштыру (кара Диспансерлар).

1954 елдан Татарстанда поликлиникалар, бүлекләр сыйфатында, хастаханәләр составына кертелә. Хатын-кызлар консультацияләре, стоматология, физиотерапия һәм курорт поликлиникалары гына мөстәкыйль эшчәнлек алып бара. Район үзәкләрендә поликлиника үзәк район хастаханәсенең состав өлеше булып тора, авыл җирләрендә авыруларга фельдшерлык-акушерлык пунктларында һәм амбулаторияләрдә ярдәм күрсәтелә. 1970–1980 елларда аерым белгечлекләр буенча махсус медицина ярдәме челтәре үсеш ала.

2000 елдан, стационар дәвалану төрен пациентларның яшәү урынына якынайту максатыннан, поликлиникаларда көндезге стационарлар оештырыла башлый.

2011 елда ТРда 226 амбулатория-поликлиника учреждениесе исәпләнә; поликлиникаларның 120 се башка амбулатор-поликлиника учреждениеләре составында эшли. 100 поликлиникада көндезге стационар бар, аларда ел саен 50 меңнән артык кеше дәвалана.

Әдәбият  

Популярная медицинская энциклопедия. М., 1987;

Зыятдинов К.Ш., Павлухин Я.Г. Очерки истории медицины Татарстана (до 1917 г.). К., 2005.

Авторлар — В.Г.Шерпутовский, Ф.Ф.Нуриева