Биографиясе

1928 елның 12 декабре – 1995 елның 28 июне.

В.В.Милославский шәкерте.

Казан медицина институтын тәмамлаганннан соң (1953 ел), БАССРның Республика санитар-эпидемия станциясендә, 1956 елдан Казан ГИДУВында, 1959 елдан Казан Гигиена фәнни-тикшеренү институтында эшли.

1960 елдан Мәскәүдә: Бөтенсоюз тимер юл транспорты фәнни-тикшеренү институтында, Ф.Ф.Эрисман исемендәге Мәскәү гигиена фәнни-тикшеренү институтында, 1962 елдан СССР Сәламәтлек саклау министрлыгының 4 нче идарәсенең санитар-эпидемия станциясе баш табибы, бер үк вакытта Н.А.Семашко исемендәге Мәскәү стоматология институтының гигиена кафедрасы профессоры; 1993 елдан РФ Югары аттестация комитеты идарәсе башлыгы.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре гомуми һәм көнкүреш гигиенасына, су тәэминаты һәм ташландык сулар системасы мәсьәләләренә, сусаклагычларны саклау, санитар-эпидемия хезмәтен оештыруга карый.

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы, ике «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Современные методы очистки и обеззараживания питьевой воды. Москва, 1976;

Научно-технический прогресс, наука и человек. Москва, 1977;

Окружающая среда и здоровье. Москва, 1977;

Гигиена города. Москва, 1986 (соавтор).