Биографиясе

1923 елның 1 ноябре, Казан — 1997 елның 10 декабре, шунда ук.

Ленинград стоматология институтын тәмамлаганнан соң (1957), Татарстанда эшли: ТАССР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика санитария-эпидимилогия станциясендә, 1965 елдан баш табиб (сәламәтлек саклау министры урынбасары, баш дәүләт санитария табибе).

1984 елдан Республика дәүләт санитария-эпидимилогия күзәтчелеге хезмәтенең метрология һәм стандартлаштыру төркеме җитәкчесе.

Республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары буларак, Якобсон санитария-эпидимилогия хезмәтенең сизелерлек күтәрелешен тәэмин итә. 1960–1970 елларда республиканың 24 районында санитария-эпидимилогия станцияләре өчен бер типтагы биналар төзелә, санэпидстанцияләр югары квалификацияле санитария табибләре белән тәэмин ителә. Шуның нәтиҗәсендә КамАЗ төзелеше киң колач алган чорда, илнең төрле почмакларыннан Чаллыга дистәләгән мең кеше агылып килгәндә, шәһәрнең үзендә һәм тирә-як районнарда эпидемияләр күзәтелми; республика күләмендә шулай ук эпидемик куркынычсызлык саклана.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Хезмәтләре авыруларны кисәтүгә юнәлдерелгән сан. күзәтчелегенә, йогышлы авыруларны булдырмый калуга карый.

Бүләкләре

2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият      

Якобсон Абрам Львович // Казан. медицина журн. 1983. № 6.