- РУС
- ТАТ
микробиолог, спирохетолог, медицина фәннәре докторы (1955), профессор (1956)
1909 елның 20 гыйнвары, Пенза шәһәре – 1974 елның 28 декабре, Казан.
1932 елда Мәскәү беренче медицина институтын тәмамлый.
1934 елдан Казан медицина институтында.
1945–1950 елларда Казан стоматология институтында микробиология кафедрасы мөдире.
1950–1974 елларда Казан ГИДУВында, 1956 елдан шул исемдәге кафедрасы мөдире.
Сифилис микробиологиясе буенча тикшеренүләр алып бара. Вяселева трепонемаларны анаэроб шартларда тыгыз туклану мохитендә үстерү ысулларын эшли, аерым штаммнарның ферментатив үзлекләрен, физик-химик факторларга тотрыклылыгын өйрәнә һәм антиген төрдәшлекләрен ачыклый, тәҗрибә һәм клиника шартларында тукымадагы аксыл трепонемага антибиотикларның тәэсирен ачыклый.
Вяселева, илебездә беренче булып, сифилис чыганагына, эренле микроорганизмнарга, дифтерия таякчыкларына пенициллин, новоцеллин, экмоновоциллиннарның бактерицидлы тәэсирен өйрәнә. Пенициллинга озак вакытлар күнеккәндә морфологик, культураль һәм биохим. яктан үзгәргән трепонема штаммнары барлыкка килүен, трепонема штаммнарының пенициллинга сизгерлеге үзгәрмәвен ачыклый. Югары концентрацияле пенициллин тукымадагы аксыл трепонема үзенең патоген үзенчәлеген югалта, пенициллин һәм аннан хасил булган төрләр аксыл трепонеманың вирулентлыгына һәм юкка чыгу тизлегенә тәэсир итә. Алынган нәтиҗәләр сифилисны амбулатор һәм клиник шартларда пенициллин препаратларын кулланып дәвалауның нигезен тәшкил итә.
Вяселева, СССР Медицина фәннәре академиясе мөхбир әгъзасы З.В.Ермольева белән берлектә микроорганизмнарны фаголизабельгә дучар итә торган лицетин антибиотигы уйлап таба.
Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Действие различных препаратов пенициллина на бледную трепонему // Микробиология, эпидемиология, иммунология. 1957. № 4, 7.
Этиология и основы лабораторной диагностики гриппа // Казанский медицинский журнал. 1957. № 2, 3.
Сравнительная характеристика антибактериальных свойств органических соединений фосфора // Труды Казанского ГИДУВа. 1960. Т. 14.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.