Биографиясе

1927 елның 25 октябре, Курск өлкәсе Ливны шәһәре – 2016 елның 27 июне, Казан.

1950 елда Ростов медцина институтын тәмамлый.

1960 елдан Казан медицина академиясендә, 1968 елдан нурлар ярдәмендә дәвалау һәм диагноз кую кафедрасы мөдире. Бер үк вакытта 1966 елдан ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш радиологы.

Фәнни эшчәнлеге

Володина М.З.Сигал белән берлектә онкологик авыруларга нурлар ярдәмендә диагноз кую һәм дәвалауның яңа юнәлешен башлап җибәрә, тышкы яктан урнашкан яман шешләргә операция ясалган урынны, дермо-эпидермаль аутотрансплантат аша, нурлар ярдәмендә дәвалауның яңа ысулларын эшли.

Хезмәтләре

Реакция свободного дермо-эпидермального аутотрансплантата на действие рентгеновского и гамма-излучения. Казань, 1968.

Рак кожи век: Клиника и лучевая терапия. Казань, 1972.

Дифференциальная диагностика заболеваний костей и суставов позвоночника. Казань, 1993 (автордаш).

Әдәбият

Академия наук Татарстана. Казан, 1994.

Лучевая диагностика и лучевая терапия, этапы становления. Казань, 1997.