Административ-территориаль буйсынуы

1924 елда Гребени спирт заводы поселогы янында нигез салына.

Оештырылган вакытыннан ТАССРның Зөя кантоны Ташёвка волостенда. 1927 елның 14 февраленнән – Тәмте, 1931 елның 20 октябреннән – Югары Ослан, 1935 елның 10 февраленнән – Тәмте, 1958 елның 16 июленнән – Югары Ослан, 1963 елның 1 февраленнән – Зеленодольск, 1965 елның 12 гыйнварыннан Югары Ослан районында.

Хәзер Шылаңгы авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Нариман” колхозы оештырыла. 1950 елдан авыл “Луч Октября” (Шылаңгы авылы) составында, (1970 елда шул ук исемдәге совхоз итеп үзгәртелә; 1992–2010 елларда – “ Казаноргсинтез” гаммәви акционерлык җәмгыятенең “Луч Синтез” ярдәмче хуҗалыгы).

Халкы кырчылык һәм бакчачылык белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1930 елларда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1960 елларда Шылаңгы авылына күчерелә, аннан соң бинасында агач эше остаханәсе урнаша. Авылда клуб бар.

Авыл тирәсендә археология истәлеге табыла – Нариман авыллыгы (тимер гасырның Ананьино культурасы).

Күренекле кешеләре

К.Ф.Әмиров (1949 – 2020) – юрист, философия фәннәре кандидаты, профессор, ТРның атказанган юристы, Татарстан Республикасы прокуроры (2000–2013 елларда);

М.М.Сәмигуллина (1943 елда туган) – ТАССРның атказанган сыер савучысы, ТРның авыл хуҗалыгы мактаулы хезмәткәре, Хезмәт Кызыл Байрагы, Халыклар дуслыгы орденнары кавалеры.

Халык саны

1926 елда – 92,
1938 елда – 255,
1949 елда – 137,
1958 елда – 98,
1970 елда – 99,
1979 елда – 86,
1989 елда – 193,
2002 елда – 116,
2010 елда – 79,
2017 елда – 106 кеше (руслар, татарлар).