Балтыйк, Каспий, Кара һәм Азов диңгезләре бассейннарында таралган.

Татарстан территориясендә Түбән Кама һәм Куйбышев сусаклагычларында яши.

Озынлыгы 1,5 м дан, авырлыгы 100 кг нан артык. Гәүдәсе лайлалы ялангач тире белән капланган, яшькелт-кара төстә; йөзгечләре чәнечкесез, аксыл кайма белән әйләндереп алынган саргылт яки кызгылт төстә. Аналь йөзгечләре озын, арка йөзгече - бик кыска. Башы киң булып яссыланган, үткен тешле, киң авызлы. Өске иренендә бер пар озын, иягендә ике пар кыска мыегы бар. Җәен - өлешләп уылдык чәчүче төр. Уылдыкны соң гына чәчә. Май-июнь ахырында, суның температурасы 19-20 °C булганда, вак сулыкларда сала. Җенси җитлегү ата җәендә 7-8 яшендә, аналарда 9-10 яшендә була. Абсолют үрчемлелеге 10-12 яшьтә 100 дән 405 мең уылдык бөртегенә кадәр тирбәлә. Балык, бака, эре моллюсклар белән туклана.

Кәсәбәчелек объекты.