Биографиясе

Гомер еллары: 1837–1903.

1860 елда Казан университетын тәмамлый.

1867–1873 елларда Казан университетының хирургия клиникасында эшли.

1874 елдан Пенза губерна хастаханәсендә.

Фәнни эшчәнлеге

Владимиров авыру аяк табанының алгы өлешен саклап калу өчен табанның арткы өлешен кисеп дәвалауның остеопластик ысулын тәкъдим итә.

8 елдан соң И.Микулич тарафыннан шундый ук операция тәкъдим ителә (1880). Копенгаген һәм Лондондагы Халыкара табибләр конгрессларында Владимиров эшләренә өстенлек бирелә, шуннан соң әлеге операция Владимиров–Микулич операциясе исеме белән атала.

Хезмәтләре

Несколько новых остеопластических операций на нижней конечности. Казань, 1872.

Әдәбият

Биографический словарь профессоров и преподавателей Императорского Казанского университета (1804–1904). Казань, Ч. 2.