Биографиясе

1958 елның 5 июлендә Казанда туган.

Казан медицина институтын (хәзер Казан медицина университеты) тәмамлаганнан соң (1981), шунда ук эндокрионология кафедрасында эшли, 2015 елдан кафедра мөдире.

Идел буе федераль округының штаттан тыш баш эндокринологы. Россия эндокринологлар ассоциациясе идарәсе, ТР эндокринологлар ассоциациясе, Европа шикәр диабетын өйрәнүчеләр ассоциациясе әгъзасы.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре шикәр авыруына диагноз кую һәм авыруны фармакологик коррекцияләүгә карый.