- РУС
- ТАТ
Нефролог, медицина фәннәре докторы (2000), профессор (2001), Татарстанның атказанган табибе (2002)
1949 елның 13 ноябрендә Мурманск өлкәсенең Кировск шәһәрендә туган.
Казан медцина институтын тәмамлаганнан соң (1973), Казан шәһәрендәге 6 нчы хастаханәдә эшли. 1974 елдан Әлмәт участок хастаханәсе терапевты. 1982 елдан Казан медцина институтының эчке авырулар кафедрасында, 2003 елдан гомуми табиблек практикасы кафедрасы мөдире.
Хезмәтләре күзәнәк-ялкынсыну механизмнарын, нефроцитларга зыян китерүче факторлар тәэсирен өйрәнүгә, гломерулонефритны димефосфон кулланып дәвалауга (фосфолипидурияне исәпләү формуласын эшли), медцина практикасына гломерулонефритның активлыгын бәяләү комплекслы методын кертүгә карый.
Клинический и мембраностабилизирующий эффекты димефосфона и преднизолона и/или циклофосфона при лечении активного гломерулонефрита // Казан. мед. журн. 1999. № 5 (автордаш).
Об информативности иммуно-мембранных показателей активности гломерулонефрита и эффективности мембраностабилизатора димефосфона // Терапевт. архив. 1999. № 6 (автордаш).
Автор – В.Ф.Богоявленский
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.