Биографиясе

1897 елның 24 июне, Севастополь шәһәре — 1971 елның 2 декабре, Казан.

Профессор М.О.Фридланд шәкерте.

Одесса университетының медицина факультетын тәмамлаганнан соң (1922), Севастополь, Харьков, Духовщина (Смоленск өлкәсе), Евпатория шәһәрләренең медицина учреждениеләрендә эшли.

1932–1971 елларда Казан ГИДУВында, травматология һәм ортопедия кафедрасы мөдире (1937 елдан). Бер үк вакытта, 1945–1960 елларда, Казан Травматология һәм ортопедия фәнни-тикшеренү институтының оештыручысы һәм директоры.

Бөек Ватан сугышы елларында ТАССР госпитальләренең баш хирургы.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре төрле җәрәхәтләргә: ачык һәм ябык сөяк сынуларга, сөяк тукымасы шешләренә, сколиозга һ.б.га диагноз кую һәм авыруларны дәвалауга карый.

Россиядә диагноз кую өчен «Шулутко тугымы» кулланыла.

Гипертрофик ялган буыннар очрагында кыйпылчыкларга сөяк-сөяк өслеге декортикациясен тәкъдим итә.

Бүләкләре

Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнә. Казанда элек

Истәлеге

Травматология һәм ортопедия институты урнашкан бинага мемориаль такта куелган.

Хезмәтләре                                 

Диагностическая ценность фистулографии в клинике травм военного времени. К., 1943 (автордаш); 

Вопросы клинико-рентгенологической диагностики закрытых переломов костей. К., 1965 (автордаш); 

Боковые искривления позвоночника у детей (сколиоз). К., 1968.

Әдәбият                

Латыпов А.Л. Шулутко Лазарь Ильич // Казан. медицина журн. 1997. № 2.